Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Рәисе һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыгы Нефть югары мәктәбе кампусындагы балалар бакчасында һәм тулай торакта булдылар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев Әлмәттә эш сәфәрендә. Алар Татарстан Республикасының Нефть саммитында катнашачаклар.

Югары нефть мәктәбе кампусында кунаклар «Каракүз» балалар бакчасын карадылар. Мәктәпкәчә учреждение 60 балага исәпләнгән. Тәрбия Монтессори системасы буенча уза. Балалар белән 9 педагог шөгыльләнә. Шулай ук балалар бакчасында өстәмә белем бирү белгечләре һәм педагоглары эшли: педагог-психолог, укытучы-логопед, музыка җитәкчесе, физкультура буенча инструктор, татар телен өйрәнү буенча тәрбияче, инглиз теле педагогы, ИЗО-эшчәнлек педагогы, хореограф, шахмат буенча тренер.

Аннары Энергетика министрлыгы башлыгын Югары нефть мәктәбе студентларының яшәү шартлары белән таныштырдылар. 1 нче курс студентлары өчен кампуста яшәү өстенлекле тәртиптә тәэмин ителә. Балалар дөнья стандартлары буенча төзелгән ике урынлы номерларда яшиләр, ә барлык кирәкле көнкүреш техникасы урнашкан вакытта бирелә. Тулай торакның 2 корпусында 700 урын булдырылган. Тулай тораклар корпуслары җир асты җылы юл белән тоташтырылган. Шулай ук уку-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпусларына җылы күчешләр бар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ