Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиада уздыруга 9 миллион сумга якын акча сарыф итәчәк

Татарстан Республикасы дәүләт сатып алулары порталында Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиаданы оештыру һәм үткәрү өчен 8,9 миллион сумга якын акча юнәлдерәчәк турында тендер урнаштырылган...

Татарстан Республикасы дәүләт сатып алулары порталында Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиаданы оештыру һәм үткәрү өчен 8,9 миллион сумга якын акча юнәлдерәчәк турында тендер урнаштырылган.

Олимпиада Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча 2023 – 2030 елларга исәпләнгән дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Хезмәтнең заказчысы – Татарстан Фәннәр академиясе, финанслар исә республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Олимпиадада Татарстан, Россия төбәкләреннән 8 – 9 нчы сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Чит илләрдә яшәүчеләр дә интернет-тестлаштыру узып, үз көчләрен сынарга мөмкин. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ