Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучысы «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

Ульяновскида «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының финал этабына йомгак ясалды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Җиңүчеләр арасында Чаллы кызы Елизавета Девятова «Общественник года» номин...

Ульяновскида «Ел укучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының финал этабына йомгак ясалды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә
Җиңүчеләр арасында Чаллы кызы Елизавета Девятова «Общественник года» номинациясен яулады. 

Конкурс 10-15 октябрьдә узды, аның төп максаты белем бирү оешмалары өчен бердәм аралашу тирәлеген булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу, аларның казанышларына һәм талантларына ярдәм итү. Финалда Россиянең 42 төбәгеннән 150 өлкән сыйныф укучысы катнашты.
Барлык нәтиҗәләр буенча Курск шәһәренең 57 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Владимир Терехов бәйгедә абсолют җиңүче дип танылды.
Бәйге Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан 2022/23 уку елына Бөтенроссия чаралар исемлегенә керә.
2022 елда конкурсны оештыручылар - «Россия Яшьләр берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ