Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан халыкларының традицион бәйрәмнәрен үткәрү даталары билгеле

Татарстанда агымдагы елда республика халыкларының традицион бәйрәмнәрен үткәрү даталары расланды.

Татарстанда агымдагы елда республика халыкларының традицион бәйрәмнәрен үткәрү даталары расланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче булып, 26 майда, Татарстан Республикасы Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак.
«Семык» мари мәдәнияте республика бәйрәме 15 июньдә Татарстанның Мамадыш районы Олы Шия авылында узачак.
23 июньдә Казанда «Сабантуй» татар халык бәйрәме оештырылачак. Республиканың калган торак пунктларында сабан бәйрәме башка даталарда билгеләп үтеләчәк (аларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады).

«Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте республика бәйрәме 29 июньдә Татарстанның Менделеевск районы Енабердино авылында узачак.
Аннары, 30 июньдә, Татарстан Республикасының Тәтеш районы Килдеш авылында «Валда Шинясь» мордва мәдәнияте республика бәйрәме үтәчәк.

5 июльгә «Иван Купала» славян мәдәнияте республика бәйрәме билгеләнгән. Ул Яшел Үзәндә оештырылачак.

«Уяв» чуваш мәдәнияте республика бәйрәме 6 июльдә Татарстанның Әлки районы Сихтермә авылында узачак.

Традицион халык бәйрәмнәре җәйге циклы «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме белән йомгакланачак. «Питрау» 13 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ