Татарстанда 5 яңа мәктәп һәм 3 балалар бакчасы төзелә
Татарстанда агымдагы елда 4429 укучыга исәпләнгән 5 яңа мәктәп һәм 820 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы төзелә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне алдыннан уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, республикада быел 50 республика программасы, 6 илкүләм проект, 3 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар гамәлгә ашырыла. Алар кысаларында барлыгы 164 млрд сумлык 3869 объект каралган.
Мәгариф инфраструктурасын үстерүгә аерым өстенлек бирелә. Яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү белән беррәттән, республикада 205 мәгариф учреждениесен ремонтлау планлаштырыла.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, төзелеш комплексы эшчәнлеге республика халкының тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.





Комментарийлар