Татарстанда 7 укучы татар теленнән имтихан тапшырачак
Ул 23 майда БДИның төп чорында узачак.
Быел Татарстанда туган телдән имтиханны 11 сыйныфны тәмамлаучы 7 чыгарылыш укучысы тапшыра. Ул 23 майда БДИның төп чорында узачак. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин шул турыда хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Казаннан дүрт һәм Әтнә, Мөслим, Түбән Кама районнарыннан берәр чыгарылыш укучысы туган телдән имтихан тапшыру теләген белдергән. «Узган ел бу имтиханны 8 кеше тапшырган иде, ә өченче ел – 1 укучы», – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, 9 сыйныфта укучы 4 046 бала төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) туган телләрендә тапшырачак. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 685 укучыга күбрәк. Татар теленнән 3 854, чуваш теленнән 139, удмурт теленнән 33, мари теленнән 20 укучы төп дәүләт имтиханын бирүне сайлаган.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Дустанә илләр вәкилләре Казанда мәгариф министрлары форумында җыелачак
Форумга чит дәүләтләрнең 100дән артык вәкиле чакырылган
Казанда 10-11 июньдә югары технологияләр өлкәсендә «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында «Киләчәк формалаштырганда» мәгариф министрларының икенче Халыкара форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Минем тарих" гуманитар фәннәргә ярдәм фонды тарафыннан оештырыла. Форумга чит дәүләтләрнең 100дән артык вәкиле чакырылган. Алар арасында гомуми һәм югары белем министрлары да бар.
Форумның эшлекле программасы кысаларында катнашучылар халыкара белем бирү тирәлеген, кыйммәтләр системасын, тәрбияләү, белем бирүнең сыйфатын һәм һәркем алырлык булуын бәяләүгә кагылышлы темалар буенча фикер алышачаклар. Алар шулай ук икътисад үсешендә белем бирүнең роле, яшьләр, ОВЗ белән эшләүнең үзенчәлекләре турында фикер алышалар. Моннан тыш, форум кысаларында БРИКС илләренең мәгариф министрлары очрашуы узачак, анда глобаль дөньяви чакырулар фонында агарту проектлары өлкәсендә дәүләтара берләшү үсешенә йомгак ясалачак. Форум эшендә барлыгы 1000нән артык кеше катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар