Татарстанда банк картасыннан акча урлау очраклары арткан
2022 ел башыннан Татарстанда ерактан торып банк картасыннан акча урлау һәм алдалау фактлары буенча 37 җинаять эше кузгатылды. Барлык зыян 6 479 258 сум тәшкил итә.“Банк хезмәткәре шылт...
2022 ел башыннан Татарстанда ерактан торып банк картасыннан акча урлау һәм алдалау фактлары буенча 37 җинаять эше кузгатылды. Барлык зыян 6 479 258 сум тәшкил итә.
“Банк хезмәткәре шылтырата.”
Алдакчылар еш кына кыска абонент номерларыннан, йә булмаса үзләрен банк хезмәткәре дип тәкъдим итеп, Мәскәү төбәге номерларын файдаланалар (495,499,800...), аларга, нигәдер, сезнең шәхси белешмәгез таныш була. Шулай ук еш кына үзләрен сезнең мәгълүматларны белгән полиция хезмәткәре булып та тәкъдим итәләр. Менә шундый юл белән Чистайда яшәүче бер әби мошенникларга 180 мең сум акчасын күчереп куя.
Акчаларыгыздан коры калмас өчен, гади генә берничә кагыйдәне белергә һәм хәтердә сакларга кирәк. Әйтик, сезгә күчергән акчагызның алдакчылар кулына керергә торуы турында ниндидер полиция хезмәткәре шылтыратты, ди. Ул адәм, операцияне туктату өчен, сездән банк номерыгызны һәм картагызның арткы ягындагы код номерын кичекмәстән җибәрүегезне сорый. Ә сезнең югыйсә акча күчергәнегез дә юк. Бу очракта сезгә нибары телефон трубкагызны урынына куярга гына кирәк.
Ерактан урлашуның иң киң таралган төре – элек алган даруларыгыз һәм медицина препаратларыгыз өчен компенсация алырга ярдәм итәм дип шылтырату.
Билгесез кешеләр Чаллыда яшәүчегә элек алган БАД өчен медицина оешмасыннан компенсация түләтәбез дип хәбәр итәләр дә әлеге ханымның 667 000 сум акчасын сызгыртып аферистлар әйткән номерга күчертеп тә куялар.
Соңгы араларда явыз уйлы бәндәләр эре банкның иминлек хезмәтеннән дип хәбәр бирергә өйрәнде. Сатып алган әйберләрегез өчен акчаларыгызның н- күләмен гамәлдән чыгарабыз, дип,сездән карта номерларыгызны язып алырга телиләр. Түбән Камадан бер пенсионер алар кушканча эшли һәм шул минутта ук 12 мең сум акчасыз кала.
Бушлай белдерүләр сайтларында товар сату-алу вакытында еш кына сиздермичә, банк карталарының номерларын сорап куялар. Чистайда бер дустыбыз әнә шулай машина алам дип, канатланып китеп, белдерү авторына карта номерын җибәрә һәм шул минутта ук картасындагы барлык акчасыннан “биһуш” булып колак кага. Абзый полициягә хәбәр итә итүен, әмма...
Сезгә берничә киңәш:
–Билгесез кешеләр телефоннан банк, полиция хезмәткәре яки берәр туганыгыз булып шылтырата калганда, телефонны кире куярга өйрәнегез. Белеп торыгыз: караклар бик көчле психологлар, акчагызны алар әйткән номерга җибәргәнче сезне берөзлексез сөйләштереп торачак.
–Өегезгә бернинди ят кеше кертмәгез. Өегездә ялгыз булганда аеруча сак булыгыз.
-Аз гына шик туса да, “02”, “112”, “102” номерлары аша полициягә хәбәр итегез. Үзегезнең дә, туганнарыгызның да гомерен саклап калырсыз.

Комментарийлар