Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда иң өлкән кияүгә 88 яшь

Татарстан гаилә-демографик үсеше тармагында лидерлар баскычында тора.

Узган елгы нәтиҗәләр күрсәткәнчә,  Татарстанда 127 812 гражданлык хәле акты теркәлгән. 


Язылышучы парлар саны буенча Татарстан шулай ук лидерлар рәтендә – узган ел 25 219 пар үзләрен ир белән хатын итеп теркәгән.
Кавышучылар арасында мәхәббәткә яшь комачауламый дигән сүзләрне раслаган парлар да бар. Иң өлкән кияү  Әлмәт шәһәреннән 88 яшьлек ир-ат икән. Ә иң өлкән кәләшкә 81 яшь.


Республикада ике ел рәттән аерылышучылар саны 2,1 процентка кимегән. Аларның саны 14 266 ны тәшкил итә. Татарстан парлары аерылышучылар саны буенча Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечләрнең берсенә ия (1000 кешегә 3,6).


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ