Татарстанда инвалид балалар өчен иртә ярдәм күрсәтү бүлекләре ачылачак
Татарстанда инвалид балалар өчен иртә ярдәм күрсәтү һәм көндез тору бүлекләре ачылачак. Бу аларга социальләшергә һәм дәүләттән тиешле ярдәмне тулы күләмдә алырга ярдәм итәчәк, дип белдерде ТР хезмәт,...
Татарстанда инвалид балалар өчен иртә ярдәм күрсәтү һәм көндез тору бүлекләре ачылачак. Бу аларга социальләшергә һәм дәүләттән тиешле ярдәмне тулы күләмдә алырга ярдәм итәчәк, дип белдерде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Әбдриева ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Якын арада министрлык яңа хезмәтләргә тарифлар билгеләячәк, алар Татарстан Президенты белән килештерелгән. Бездә психик үсешендә тайпылышлар булган затлар, психик авырулардан интегүчеләргә ярдәм күрсәтү юнәлешендә яңа хезмәтләр базары барлыкка киләчәк, аларга социаль хезмәтләр кураторлык итәчәк», – дип хәбәр итте докладчы.
Комментарийлар