Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда республика казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны

15 гыйнварда Татарстанда «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды.

15 гыйнварда Татарстанда «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды. Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйли. Биредә танылган сәясәтчеләр һәм тармак министрлары спикер буларак чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә марафонны оештыручылар. Чараларда шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.

Шулай ук, марафон кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырыла. Очрашулардан соң республиканың иң яхшы коллективларнан концерт программалары тәкъдим ителәчәк.

Автобус Татарстан буенча 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк, 29 район аша узачак. Маршрут зоналарга бүленгән: Казан (Лаеш, Кукмара, Арча, Биектау, Питрәч), Кама аръягы (Нурлат, Аксубай, Болгар, Алексеевск, Чистай), Идел аръягы (Чүпрәле, Буа, Апас, Тәтеш, Яшел Үзән), Көньяк-Көнчыгыш (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай), Түбән Кама (Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш) һәм Яр Чаллы (Минзәлә, Җәлил, Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе).
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

«Кави-Сәрвәр» кабат сәхнәдә!

Әлеге опера – композитор Миләүшә Хәйруллина иҗатында иң җитди һәм иң күләмлесе.

«Кави-Сәрвәр»  кабат сәхнәдә!

Нәкъ бер ел әле «Кави-Сәрвәр» операсының дөньякүләм премьерасы булып узган иде. Татар җәмәгатьчелеге һәм республиканың музыка тормышында зур вакыйга буларак кабул ителгән бу опера быел кабат тамашачы игътибарына апрель аенда тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: «Кави-Сәрвәр» музыкаль әсәр татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышлана. Операның авторлары композитор Миләүшә Хәйруллина, либреттосын Айдар Әхмәдиев язган.

Әлеге опера композитор Миләүшә Хәйруллина иҗатында иң җитди һәм иң күләмлесе. «Мондый әсәр язарга мине мәхәббәт этәрде. Нинди генә авыр шартларда да кешелек кыйммәтләрен югалтмаган шәхесләр батырлыгы һәм сафлыгы», ди М. Хәйруллина. Ә Айдар Әхмәдиев: «Кави-Сәрвәр»не яза башлаганда, опера кайда булса куелыр дигән өмет хыялы юк иде», ди. Соңгы вакытта җәмгыятьтә рухи эзләнүләр чорында яшь сәнгать әһелләре тарихка ешрак мөрәҗәгать итүләре сизелә. Яшь иҗатчыларның мондый катлаулы, тетрәндергеч темага алынулары сөендерде. Ике кеше арасындагы илаһи мәхәббәтнең кыргыйланган җәмгыятьтә;  «шигардән башка нәрсә ишетмәгән», канга сусаган бәндәләр хөкем сөргән чорда; фаҗигале сынаулар аша үтә алганын авторлар югары осталык белән музыкаль телдә тамашачыларга ачып салды.

«Кави-Сәрвәр» операсы апрель аенда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында күрсәтеләчәк.

 

Мөршидә Кыямова

Фото: Юлия Калинина

 

ӨСТӘМӘ КОМПОЗИТОР БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮНЫ БЕЗНЕҢ САЙТТА УКЫЙ АЛАСЫЗ https://magarif-uku.ru/news/online-news/kavi-sarvar-voskhitivshiy-moskvu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ