Татарстанда укучыларны цифрлы кушымталар ясарга өйрәтәчәкләр
Татарстанда укучыларны цифрлы кушымталар булдыруга өйрәтү проектын эшләтеп җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.2023 елда"Дай пять!" проектын эшләтеп җибәрергә телиләр, аны г...
Татарстанда укучыларны цифрлы кушымталар булдыруга өйрәтү проектын эшләтеп җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
2023 елда"Дай пять!" проектын эшләтеп җибәрергә телиләр, аны гамәлгә ашырганда, укучылар цифрлы сервислар булдырырга өйрәнәчәк. Бу турыда республиканың саннар министры Айрат Хәйруллин "Цифрлы белем бирү контенты" онлайн-платформасының иң яхшы кулланучысы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында әйткән.
"100 мең баланы программалаштыру гына түгел, ә алар цифрлы кушымталар ясарга өйрәнсен өчен, бурыч куйдык. Финалга, ким дигәндә, цифрлы кушымталар эшләгән меңләгән бала килеп җитсен иде», - дип сөйләгән дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләрнең цифрлы үсеше министры.
Хәйруллин сүзләренчә, балаларны кушымталар ясарга мәктәп укытучылары - тьюторлар өйрәтәчәк. Алар бала кушымталар ясарга өйрәнсен өчен, районнарда дәресләр үткәрергә ярдәм итәчәк.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар