Татарстанда яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен яңа бәйге
2023 елның 1 мартыннан яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен (16 яшьтән 35 яшькә кадәр) «Яшел сигналга сәяхәт» Республика конкурсы башлана. Әлеге конкурсны ТР Язучылар берлеге ярдәме белән «Тормыш ими...
2023 елның 1 мартыннан яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен (16 яшьтән 35 яшькә кадәр) «Яшел сигналга сәяхәт» Республика конкурсы башлана. Әлеге конкурсны ТР Язучылар берлеге ярдәме белән «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» үткәрә. Бәйге ике ай дәвам итәчәк.
Әсәрләрне guncbgd@mail.ru электрон адресы белән 1 марттан 4 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк. Бәйгедә өч җиңүче билгеләнә һәм алар апрель ахырында бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.
Тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтыннан табарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 5-333-776.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар