Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның студентлар отрядларында яңа юнәлеш

Татарстан студентлар отрядлары системасында яңа юнәлеш – елга транспортында эшләү – барлыкка килде. Диңгез һәм елга флоты институтын тәмамлаганнан соң, 32 студент руль-моторист һәм матрос һөнәрләре буенча студотрядлар составында практика уза.

Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институтының Казан филиалы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә апрель аенда «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумында кул куелды. Студентлар «Татарстан Республикасы флоты»АҖ судноларында эшләячәк.

Эшкә икенче курс студентлары алына. Практикага чыгар алдыннан алар квалификация имтиханнарын тапшыра һәм эш дипломнары алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ