Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татмедиа» җитәкчесенең беренче урынбасары дәрес бирә

Әгерҗе районы Көчек мәктәбе  укучыларын, укытучыларын  ул көнне мәктәпкә керә керешли    “Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы” дигән кечкенә генә күргәзмә каршы алды. Мо...

Әгерҗе районы Көчек мәктәбе  укучыларын, укытучыларын  ул көнне мәктәпкә керә керешли    “Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы” дигән кечкенә генә күргәзмә каршы алды. Монда һич кенә дә очраклылык юк. Бу үзенә күрә  “Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Фәнис кызы Әхмәтованың  цифрлаштыру темасына  узачак дәресенә үзенчәлекле кереш сүз  буларак оештырылган иде. Дәрестә ТР мәгариф министры урынбасары Алсу Мөнибовна Асадуллина да катнашты.

Эльвира Фәнисовна  туган ягы булган Әгерҗе төбәгендә  мондый дәресләрне  беренче генә  бирүе түгел. Моңа кадәр дә Салагыш мәктәбенең 5–9 нчы сыйныф укучылары алдында “Пилотсыз автомобиль технологияләре”, 1 нче шәһәр гимназиясендә 9–11 нче сыйныф укучылары  өчен “Интернеттагы куркынычсызлык” һ.б. темаларга уздырган дәресләре укучылар хәтерендә мәгълуматка  бай, заманча булуы белән истә калуы бәхәссез. Э. Әхмәтова ул дәресләрне бер сулышта  “җырлап” кына биреп чыга дисәк тә һич арттыру булмас. Булганнан бар да була. Аның сүзләренә дистәләгән җырлар язылганын да, ул җырларны Татарстанның һәм Башкортстанның танылган җырчылары башкаруы  белән дә горурлана  булыр аның  якташлары.  Шуңа күрә дә дәрес тәмамлануга   мондый очрашулар үзеннән-үзе әдәби иҗат, шигърият хакында сөйләшүгә күчә. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыйлар, бер-бер артлы сораулар яудыралар.

Эльвира Фәнисовна укучылар алдында гына түгел “Интернет куркынычсызлыгы. Санлы мохит” темаларына август киңәшмәсендә укытучылар алдында да  чыгыш ясады,  ди Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдиновна Сафиуллина.

Расиха ФАИЗОВА


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ