Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләчедә педагогларның «август киңәшмәсе»

Бүген Теләчедә август киңәшмәсенең милли мәсьәләләргә багышланган секция утырышы узды.

Аны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова алып барды. Чарада  РФ Дәүләт  Думасы депутаты, Думаның милләтләр эшләре  буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, мәктәпләрдә милли мәсьәләләр өчен җаваплы хезмәткәрләре, җитәкче урынбасарлары, туган тел укытучылары катнашты. 

Пленар утырышта «Туган телләрне саклауда  һәм үстерүдә мәгариф системасының роле» турында спикер чыгышы тыңланды. Аннары ТР Фәннәр академиясе «Гамәли семиотика» институтының әйдәп баручы хезмәткәре  Булат Хәкимов әлеге фәнни оешманың татар теле өчен цифрлы  ресурслар ясау тәҗрибәсе хакында сөйләде. 

Чарада  киләсе уку елында туган телләрне укыту планына үзгәрешләр кертелмәячәге хакында бәян ителде. Татар телен өйрәтүдә балалар бакчасы белән мәктәпләр арасында  дәвамчанлык  югалуына игътибар юнәлтергә, бу мәсьәләне уңай хәл итәргә кирәк. 

Шул ук вакытта кайбер мәктәпләрдә тәрбияви  әңгәмәләр үткәрүгә артык күп вакыт сарыф ителүе билгеләп үтелде. Гәрчә, бу кыйммәтләр турында дәресләрдә дә балалар белән даими сөйләшүләр алып барыла.  

Утырышта мөгаллим һөнәренең абруен  күтәрү, хезмәт хакларын арттыру, эштә уңайлыклар тудыру кирәклеге хакында да әйтелде. Бу чарада традиция буенча кайбер укытучыларның хезмәтләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде.  
 

Альберт САБИР,  А. Шәгәрәева фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ