Логотип Магариф уку
Цитата:

Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләрен билгеләделәр

Быел Республика яшьләр программасы кысаларында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасы конкурсына 27 районнан 127 гариза кабул ителгән...

Быел Республика яшьләр программасы кысаларында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасы конкурсына 27 районнан 127 гариза кабул ителгән. Әлеге конкурс экстремистик күренешләрне профилактикалау буенча лидерлар командасына яшьләрне җәлеп итү максатыннан һәм «Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән оештырыла.


Конкурс нәтиҗәләре буенча,Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчесе вазыйфасына 20 кеше сайлап алынган.


Конкурста 33 катнашучы экстремизмны һәм терроризм идеологиясен профилактикалау буенча белем бирү программасын үткән. Шулай ук яшьләр белем бирү оешмалары өчен авторлык материалларын эшләп, ТРның террорчылыкка каршы комиссиясе аппаратында стажировка узган.


Министрның беренче урынбасары Софья Мостафина сүзләренчә, финалга чыккан яшьләр ярдәмчеләре террорчылык һәм экстремизмны кисәтү өлкәсендә компетенцияләр алып, профилактик кейс-чемпионатлар, лекторийлар, викториналар һәм башка чаралар үткәрәләләр. «Быел ярдәмчеләр тарафыннан 80дән артык яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм мәгариф оешмалары белән берлектә Татарстан Республикасының 20 муниципаль берәмлегендә яшьләр белән 150дән артык чара үткәрелде. 20дән артык профилактик материал эшләнде», - диде ул.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ