Тинчурин театрында “Тукай эзләреннән” квесты башланды
«Тукай эзләреннән» квесты – Тинчурин театрының режиссёры Камил Гатауллин тарафыннан 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен әзерләнгән проект. Әлеге иҗади уен вакытында балалар танылган татар шагыйре Габ...
«Тукай эзләреннән» квесты – Тинчурин театрының режиссёры Камил Гатауллин тарафыннан 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен әзерләнгән проект. Әлеге иҗади уен вакытында балалар танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, аның әсәрләрендә әкият геройлары – Су анасы, Шүрәле, Батыр чыгышы ярдәмендә Тинчурин театры белән танышачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Шулай ук музейда, бутафория цехында, өс киемен салу урынында, портретлар залында булалар һәм «Күңелле стартлар», «Еракка сикерү» уеннарында катнаша алалар.
Мавыктыргыч квестның ахырында шагыйрьнең үзе белән дә «очрашу» көтә. Очрашуда Тукай балаларга яңа әсәрен укый. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, бу чара мәктәп укучылары арасында татар теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну тудыру өчен оештырыла.
Квестта театр хезмәткәрләре – Татарстаннның атказанган артисты Илсур Мортаза, Алмаз Муллаянов, Әдилә Хәсәнова, Ләйсән Вәлиәхмәтова, Рәйсә Борһаниева катнаша. Ул июнь, июль һәм август аенда уздырылачак.
Комментарийлар