Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында җәйге экскурсияләр старт ала

Программа барлыгы өч экскурсияне үз эченә ала.

Июнь аенда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җәйге экскурсияләр оештырылачак. Программа барлыгы өч экскурсияне үз эченә ала: «Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!», «Оркестр буенча сәяхәт», «Кыз алу» йоласы. Программа театрның 90 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елына багышлана, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!» (6+)
Әлеге экскурсиядә катнашучылар театрның бай тарихы, республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты һәм шәхси әйберләре, шулай ук театр цехлары һәм бүлекләренең эшчәнлеге белән дә таныша алачаклар.

«Кыз алу» йоласы (6+)
Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китә. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. 

«Оркестр буенча сәяхәт» (6+)
Биредә М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүмат китерә, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен ватан һәм чит ил композиторларының күренекле әсәрләре мисалында күрсәтә. Концертлар циклының репертуары һәм хикәяләү стиле аудиториягә карап сайлана.

Фәния Лотфуллина

Фото Тинчурин театрының матбугат үзәгеннән
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ