Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров укытучыларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлый

Мәгариф өлкәсенә яңалыклар, уңышлар китергән тагын бер ел тарихка кереп бара. 2023 елда районыбыз мәгарифе эшчәнлеге нәтиҗәле булды...

Мәгариф өлкәсенә яңалыклар, уңышлар китергән тагын бер ел тарихка кереп бара. 2023 елда районыбыз мәгарифе эшчәнлеге нәтиҗәле булды.   Районыбыз педагогларының белем тирәнлеге замана биеклегендә, инициатива һәм тырышлыгы бетмәс-төкәнмәс, алар һөнәри осталыкларын үстерү өстендә өзлексез эш алып бара. Барыбыз бергә булганда ышанычлы адымнар белән алга барырбыз, проблемалар барлыгын яхшы аңлаган хәлдә, хезмәтебезнең изге максаты – баланы заманча белемнәр белән коралланган һәм уңай әхлакый сыйфатларга ия булган  шәхесе итеп тәрбияләү максаты хакына без бөтен кыенлыкларны җиңәрбез, дип ышанам. Районыбызның барлык казанышлары – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алда безне яңа эшләр һәм яңа үрләр көтә.


Яңа  – 2024 елга аяк басарга да күп вакыт калмады. Форсаттан файдаланып, һәркемне тиздән ишекләребездән атлап керәчәк иң серле бәйрәм Яңа – 2024 ел белән котлыйм!


Яңа ел тынычлык һәм иминлек, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз артсын! Киләсе елның  яхшы вакыйгалар һәм бәхетле мизгелләр генә китерүен, яңа уңышларга һәм казанышларга бай булуын, куелган бурычларның тормышка ашуын телим. Яңа ел сезнең өчен уңышлы башлангычлар һәм шатлыклы вакыйгалар чоры булсын! 


Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! 


2024 ел һәр йортка бәхет һәм ышаныч белән керсен, безне яңа казанышларга рухландырсын! Чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм муллык телим. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.

Рамил МӨХӘММӘДИЯРОВ, Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ