Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Фәннәр академиясендә Алемасов премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды

Быел аңа өч яшь галим Павел Буланов, Артем Кузнецов һәм Тимур Петров ия булды. Тантана ТР Фәннәр академиясе президиумы утырышы кысаларында узды.

Артем Кузнецов КНИТУ КАИның радиофотоника һәм микродулкынлы технологияләр кафедрасы мөдире. 2021 елда ул (30 яшендә) докторлык диссертациясен яклаган, үз кафедрасында иң яшь докторларның берсе.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының автомобиль юллары, күперләр һәм транспорт корылмалары институтының тоннельләр кафедрасы доценты Павел Буланов асфальт-бетон өслекләрдә кулланыла торган битум материалларының картаюы, шулай ук Уралда чыгарыла торган вак таш урынына автомобиль юллары төзү өчен җирле минераль чимал куллану буенча тикшеренүләр алып бара. Үз кандидатлык диссертациясен Буланов 2017 елда яклаган.

КДЭУ "Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү" кафедрасы доценты Тимур Петров конструкцияләрне топологик оптимальләштерү һәм электр җиһазларының энергия нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясен бирү турындагы Указ 28 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды, бу хакта “Татар-информ” хәбәр итте.

 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ