Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама районында студентлар чишмәне торгызды

Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы берничә ел укытучылар һәм студентлар көче белән, Сухарево авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов ярдәме белән, чишмәләрне төзекләндерергә ярдәм итә. 201...


Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы берничә ел укытучылар һәм студентлар көче белән, Сухарево авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов ярдәме белән, чишмәләрне төзекләндерергә ярдәм итә. 2016 елдан башлап, Смыловка авылында «Ак торна» һәм Болгар авылында «Әниләр чишмәсе» төзекләндерелде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.




Агымдагы елда КИУның Түбән Кама филиалы «СИБУР» ГАҖ компаниясе үткәргән «Яхшы эшләр формуласы» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Алынган акчалар яңа чишмәне ачыклау һәм төзекләндерүгә, аны элек төзекләндерелгән чишмәләр белән бердәм туристик маршрутка кертүгә, шулай ук тикшеренү эшләре сериясен үткәрү юлы белән территорияне фәнни-экологик үзләштерүгә юнәлдерелде.
Агымдагы елның май аенда территорияне алдан тикшерү уздырылды, халыкны сораштыру һәм җирле администрация белән консультация үткәрелде, Югары Чишмә авылындагы чишмәне чистарту зарурлыгы ачыкланды. Җәй көне районда турыдан-туры эшләр башланды. Су анализы үткәрелде һәм аның эчәр өчен яраклылыгы билгеләнде. Транспорт өчен чишмәгә кадәр юл чистартылды. Чишмә яны территориясе дә чистартылды: куаклар киселде, үлән чабылды, көнкүреш чүп-чары җыеп алынды.
Төп эшләр чишмә үзәнендә алып барылды: чыганакта ләмнең күпьеллык катламнары чистартылды. Чишмә тирәсендәге җир катламын җыештыру барышында бетон катламына зыян килгән урынны табып, аны оператив рәвештә ремонтланды.
Сентябрьгә кадәр төп эшләр башкарылды. Аннан соң эскәмияләр һәм мәгълүмат тактасы да урнаштырыла. Яңа чишмәгә «Кудряш коесы» исеме бирелә.
Мирсәф Борһанов сүзләренчә, Югары Чишмә авылы халкы чишмә торгызылуына бик шат. Хәзер җирле халыкның чиста су эчү мөмкинлеге дә бар һәм «Ак торна» маршруты буенча йөрүче туристларга да эчәргә яраклы өстәмә су чыганагы булды. Чишмәләр җәлеп итү урынына әверелә һәм авылны үзгәртү буенча зур күләмле уйлануларга башлангыч бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ