Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада ел башыннан 100 нче бала тууы теркәлгән

Шатлыклы хәбәр!

Түбән Камада ел башыннан 100 нче бала тууы теркәлгән. Ул Әлфия һәм Марат Кильдеевлар гаиләсендә бишенче бала булып туа. Малайга Булат дип исем кушканнар. Бала 19 гыйнварда дөньяга килә. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

«Һәр гаиләдә бала туу – шатлыклы вакыйга, әмма һәр гаиләдә дә биш бала тапмыйлар. Бүген улларыбыз белән кечкенә егетне каршы алырга килдек. Мин бик шат һәм борчылам да», – дип уртаклашты шатлыгын гаилә башлыгы Марат Кильдеев.

Туу турында таныклыкны һәм Татарстан Рәисеннән котлауны ата-аналарга ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтова тапшырды: «2024 ел Россиядә Гаилә елы, дип игълан ителде. Сез күп балалы гаилә, дәүләт мондый гаиләләргә ярдәм итә. Бүген күп балалы ата-ана булу җиңел эш түгел, ләкин киләчәктә балаларыгыз сезнең өчен ышанычлы таяныч һәм ярдәмче булыр, дип ышанам. Сезнең өегездә һәрвакыт җылылык һәм гармония булсын. Улларыгызга сәламәтлек һәм бәхет телим».

Шулай ук бәхетле гаиләгә Татарстан Республикасында Түбән Кама муниципаль районы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова бүләк тапшырды. «Хәзер сез чыннан да зур гаилә. Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык телим», –  диде ул.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ