Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада онкология белән авыручы балалар өчен бәйрәм оештырылды

Түбән Камада Яңа ел белән онкология авырулары булган балаларны котладылар...

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә,26 декабрь көнне онкология авырулары булган балаларны Яңа ел белән котладылар.

 

Балалар өчен күңелле уеннар, конкурслар һәм аниматорлар белән күңел ачу программасы оештырылды. 

 

Яшь түбәнкамалылар принцесса, супергерой, солтан, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы һәм фантастик фильмнар һәм сериаллар персонажлары булып киенгән. Әти-әниләр балалар белән бергә истәлекле фотога төште.

 

Бәйрәм дәвамында балаларны яраткан мультфильм геройлары шатландырды. Алар туп белән күңелле уеннар, бияләй белән эстафета, бәйгеләр үткәрделәр һәм кызыклы табышмаклар әйттеләр.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ