Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Новгородта Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород Ислам институтында 22 декабрьдә «Тумышы белән татар: Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел» күргәзмәсе ачылды...

Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород Ислам институтында 22 декабрьдә «Тумышы белән татар: Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Көнчыгышны өйрәнүче күренекле теологның юбилей елын төгәлләүче чара булды. Аны Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра. Ачылу тантанасын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары доктор Дамир Мөхетдинов үткәрде.

Анда мөселманнарның җирле дини оешма рәисләре һәм Түбән Новгород имамнары, төбәкнең традицион диннәр һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, галимнәр, рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

 

Чыганак:"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ