Логотип Магариф уку
Цитата:

Тубыл укучысы төбәкара бәйгедә татар телендә «проза» номинациясендә җиңгән

27 ноябрьдә мәктәп укучылары арасында өлкә күләмендә узган Россия халыклары телләреннән проза һәм шигъриятне тәрҗемә итү конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс «Мәдәниятләр диалогы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде...

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Тәрҗемә итү конкурсында җиңгән» дигән язмасы чыкты.

27 ноябрьдә мәктәп укучылары арасында өлкә күләмендә узган Россия халыклары телләреннән проза һәм шигъриятне тәрҗемә итү конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс «Мәдәниятләр диалогы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде.

5–8  нче сыйныф укучылары арасында «Проза» номинациясендә (татар теле) Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең 8 «А» сыйныф укучысы Яна Назыйрова  2 нче  урын ала. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова.

«Текстның күләме зур түгел иде. Булат Сөләймановның «Бүләк» хикәясеннән өзекне тәрҗемә иттек. Тәрҗемә итү җиңел булмады. Мондый бәйгеләрдә теләгән һәркемнең тәрҗемәдә үз көчен сынап карарга мөмкинлеге булды. Миңа татар теле һәм әдәбиятын яратырга өйрәткән, туган телемә мәхәббәт тәрбияләгән укытучым Банисә апа Ниязовага рәхмәт сүзләрен әйтер идем. Татар теле һәм әдәбиятын 2 нче сыйныфтан өйрәнәбез. Бәйге үзебезнең мәктәптә узганга, мин бик дулкынланмадым. 15 нче мәктәптән катнашучыларның саны күп түгел иде. Конкурсларда катнашырга мин бик яратам, чөнки нинди нәтиҗә булачагы һәрвакыт кызык. Тәрҗемәчеләр бәйгесе соңгысы булмасын иде», – ди Яна Назыйрова.

Яна шулай ук туган телендә рус мәдәнияте турында әсәрләрне тәрҗемә итү конкурсында 2 нче урынны ала. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашып, муниципаль этапка чыгуы турында да уртаклашты. Сәләтле укучыларны таныткан, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксынуны арттырган бәйгеләрдә катнашучыларның саны ел да артып торсын. Яшь талантларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ