Логотип Магариф уку
Цитата:

Тубылда «Искер-җыен» халыкара фестивале узачак

Август аенда Төмән өлкәсе «Наследие» региональ татар иҗтимагый оешмасы Себер татарларының тарихи мирасы белән танышырга һәм бөек хан, шәехләрнең токымнары янында кунакта булырга теләгән һәркемне “Иске...

Август аенда Төмән өлкәсе «Наследие» региональ татар иҗтимагый оешмасы Себер татарларының тарихи мирасы белән танышырга һәм бөек хан, шәехләрнең токымнары янында кунакта булырга теләгән һәркемне “Искер-җыен” 13 нче халыкара Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы фестивалендә катнашырга чакыра.

Программада:
5 августта «Искернең тарихи язмышы» дип аталган 14 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.
6 августка Хатым-аш, халык һәм спорт ярышлары, артистлар чыгышы, «Искер-җыен» фестиваль-конкурсы билгеләнгән.
7 августта 15.00 сәгатьтә  –  Тубылда «Синтез» мәдәният сараенда фестиваль җиңүчеләренең йомгаклау гала-концерты.
Себер татарларының тарихи ватаны Себер дәүләтенең башкаласы Искер шәһәрендә – хан җирендә барлык дусларны кабул итәргә әзерләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8-982-920-02-03.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ