Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли китапханә бинасы янында «Туган тел» шигыренә багышланган композиция барлыкка киләчәк

2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр ТР Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышла...

2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр ТР Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына ачык иҗади конкурс үткәрә.
Сынлы композицияне Татарстанның Милли китапханә бинасы янындагы Кремль яры ягыннан урнаштыру планлаштырыла.
Конкурста Россия Федерациясе гражданнары һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче сынчылар һәм архитекторлар катнаша ала. Конкурста бер автор да, авторлар коллективы да катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Тулырак мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан табарга мөмкин.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ