Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән быелгы кандидатлар белән очрашу булып узды. Мин урын калмас дип, алдан ук килеп утырдым. Анысы...

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән быелгы кандидатлар белән очрашу булып узды. Мин урын калмас дип, алдан ук килеп утырдым. Анысы яхшы булды, беренче рәткә туры килдем. Кандидатларның һәр чыгышын кызыксыну белән тыңладым. Алар арасында төрле профессия вәкилләре бар ич. Кайсы язучы, кайсы артист, кайсы төзүче... Һәркайсы үзенең эшен, иҗатын  беренче итеп күрсәтергә тырыша инде. Моны табигый хәл, дип саныйм, чөнки, ни генә әйтсәк тә, алар арасында көндәшлек бар бит. Иҗат та бар, көндәшлек тә бар. Чөнки заманы да шундый. Мин шулардан берсен дә аерып күрсәтергә җыенмыйм. Һәркайсының үз юнәлеше, үз иҗаты. Моны инде Тукай премиясен билгеләү комиссиясе үзе хәл итәр дип саныйм.

Артистлар, ни әйтсәң дә, үз осталыкларын сәхнәдәге сыман күрсәтә ала. Тукай премиясенә кандидатлардан Дания Нуруллина, артистка буларак, тамашачылар каршында үзенең сәхнә осталыгын тагын бер тапкыр ачык итеп күрсәтеп алды. Ул оста итеп монолог оештырды, таң калырлык итеп нотык  сөйләде. Аның чыгышы күңелдә уелып калды, чөнки ул татар халкының киләчәктә нинди булырга тиешлеген күңелгә уеп, ярып салды.



Очрашудан алган тәэсирләр зур. Киләчәктә дә иҗат әһелләренә исәнлек-саулык, тагын да зуррак иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калам.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Апрель аенда истәлекле көннәр

1 – Халыкара кошларны саклау көне.Халыкара көлке көне.Рәссам-график, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе     Виктор Семыкинга 80 яшь.Опера артисты, режиссер, язучы,...

Апрель аенда истәлекле көннәр
1 – Халыкара кошларны саклау көне.
Халыкара көлке көне.
Рәссам-график, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе     Виктор Семыкинга 80 яшь.
Опера артисты, режиссер, язучы, Татарстанның халык артисты Эдуард Трескинга 75 яшь.
2 – Халыкара балалар китабы көне.
Халыкларның берләшү көне.
Джазмен, композитор, дирижер Олег Лундстремның тууына 105 ел (1916–2005).
4 – Геологлар көне.
5 – Балалар язучысы, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел (1901–1978).
Педагогика фәннәре докторы, методист Нариман Хәсәновның тууына 95 ел (1926–2004).
6 – Беренче Олимпия уеннары ачылганга 125 ел (1896).
Рус шагыйре Иван Суриковның тууына 180 ел (1841–1880).
7 – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Россия һәм совет физик-теоретигы, академик, физика-математика фәннәре докторы Леонид Келдышның тууына 90 ел (1931–2016).
8 – Россия анимациясе көне.
11 – Фашист концлагерьларыннан тоткыннарны халыкара азат итү көне.
Язучы Ренат Гаффарга 70 яшь.
12 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
Дөньяда беренче тапкыр Юрий Гагаринның космик корабль бортына утырып галәмгә очканына 60 ел (1961).
Рус балалар язучысы Виталий Коржиковның тууына 90 ел (1931–2007).
14 – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хисам Камаловның тууына 95 ел (1926–2016).
Скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллинаның тууына 90 ел (1931–2019).
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел (1941–1995).
15 – Халыкара мәдәният көне.
Экологик белем көне.
Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Николай Гумилевның тууына 135 ел (1886–1921).
Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел (1931–1999).
16 – Немец сәяси эшлеклесе Эрнст Тельманның тууына 135 ел (1886–1944).
Режиссер. сценограф, рәссам, публицист Николай Акимовның тууына 120 ел (1901–1968).
Рус язучысы Юрий Ермолаевның тууына 100 ел (1921–1996).
Журналист, мөхәррир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Балашовка 70 яшь.
17 – Шагыйрь, тәрҗемәче Кәшфи Басыйровның тууына 115 ел (1906–1943).
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
Халыкара цирк көне.
Стендта ату буенча дөнья чемпионы Светлана Деминага (Якимова)га 60 яшь.
19 – Россия полиграфиясе көне.
Казан губернасындагы беренче матбугат басмасы – «Казанские известия» газетасы чыга башлауга 210 ел (1811).
Язучы, сценарийлар язучы, драматург, журналист Георгий Марковның тууына 110 ел (1911–1991).
20 – Россиядә илкүләм донор көне.
21 – Россиядә җирле үзидарә көне.
22 – Халыкара Җир көне.
Язучы, драматург Гафур Коләхмәтовның тууына 140 ел (1881–1918).
23 – Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокукларын яклау көне.
Педагог, психолог Леонид Занковның тууына 120 ел (1901–1977).
24 – Яшьләрнең халыкара бердәмлеге көне.
Рус язучысы, тарихчы Николай Бестужевның тууына 230 ел (1791–1855).
25 –   Бөтендөнья туганлашкан шәһәрләр көне.
Рус китапханәләр җәмгыяте оешканга 105 ел (1916).
Тел галиме, тюрколог, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел (1921–2004).
 Татарстан телевидениесе дикторы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лия Заһидуллинага 75 яшь.
26 – Радиация һәлакәтләрендә һәм бәла-казаларында һәлак булганнарны искә алу көне.
Халыкара  интеллектуаль милек көне.
Чернобыль атом электр станциясендә авария булганга 35 ел (1986).
Шигърият бәйрәме.
Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел (1886–1913).
27 – Халыкара ветеринария табиблары көне.
Россия парламентаризмы көне.
Композитор, пианист, дирижер Сергей Прокофьевның тууына 130 ел (1891–1953).
Җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага 70 яшь.
28 – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне.
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.
Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Якуповка 70 яшь.
29 – Халыкара бию көне.
Россиядә беренче телевизион тапшыру эфирга чыкканга 90 ел (1931).
Марафон узышларында күп тапкыр Россия, Европа чемпионы Фирая Солтанова-Ждановага 60 яшь.
30 – Янгыннан саклау хезмәткәрләре көне.
 
 
Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ