Туристлык кешбэгының көзге этабы башлану вакыты билгеле
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин туристлык кешбэгы программасының көзге этабы срокларын игълан итте. Аның буенча гражданнарга юллама бәясенең 25 процентына кадәр кире кайтаралар. Бу турыда...
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин туристлык кешбэгы программасының көзге этабы срокларын игълан итте. Аның буенча гражданнарга юллама бәясенең 25 процентына кадәр кире кайтаралар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
«Аны 1 октябрьдән башлап җибәрергә дигән карар кабул ителде. Ул 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк», – диде ул туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү турындагы киңәшмәдә.
Бу чорда сәфәр кылырга кирәк булачак, ә круизлар өлешендә – 1 сентябрьдән алып навигация чоры тәмамланганчы.
Турлар 25 августтан сатыла башлый. Программада илнең барлык төбәкләре дә катнаша.
Мишустин сүзләренчә, көзге туристик кешбэк белән 600 меңгә якын кеше файдаланыр, дип көтелә.
Комментарийлар