Логотип Магариф уку
Цитата:

Туймазы татар театры Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Җәмилә» спектаклен сәхнәләштерәчәк

Туймазы Татар драма театрында Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Җәмилә» спектакленең репетицияләре бара. Спектакль кыргыз язучысы, совет әдәбияты классигының тууына 95 ел тулу алдыннан әзерләнә. Бу хакт...


Туймазы Татар драма театрында Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Җәмилә» спектакленең репетицияләре бара. Спектакль кыргыз язучысы, совет әдәбияты классигының тууына 95 ел тулу алдыннан әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.




Лирик повестьта ике гашыйкның катлаулы язмышы хакында сүз бара. Укучылар «саф шигърият» дип атаган китап туган якка эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган. Спектакльнең режиссёры – Айдар Зарипов.
Әсәрне сәхнәләштерүдә куючы рәссам Булат Ибраһимов (Санкт-Петербург), композитор Васил Гафаров, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина, ут кую буенча рәссам Илшат Сәяхов катнаша. Спектакльдә видеопроектор һәм ком анимациясе кулланылачак, аны Зөлфия Гәрәева әзерли.
Әсәр «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында сәхнәләштереләчәк, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ