“Укытучы” фильмы Үзбәкстанда төшерелә башлады
Бүген Үзбәкстанда күренекле дин белгече, фәлсәфәче, галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» нәфис фильмын төшерелә башлады. Картина Мәрҗанинең балачагы, Бохара һәм Сәмәркандта укуы турында сөйли, анда ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: мөстәкыйль рәвештә математика һәм тарих өйрәнә, китаплар күчереп яза, шул исәптән татар ханлыкларының географик урнашу картасын төзи.
Фильмны төшерү Мәрҗани укыган Бохаратарихи мәдрәсәсендә башлана. Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, мәдрәсәдә бу турыда истәлекле исем тактасы бар, хәтта бәлкем ул яши алырлык бүлмә дә сакланган.
Яшь Шиһабетдин ролен Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкара. Фильмның режиссеры Татарстаннан Рамил Төхвәтуллин һәм Үзбәкстаннан Илһам Мөхәммәдиброхимов.
Фото: ТатарКино





Комментарийлар