Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ура, Авылга!»: Татарстан авылларында җәй милли колоритта узачак

Быел Татарстанда «Ура, Авылга!» дигән традицион проект старт ала. Бу — милли колоритлы түләүсез көндезге лагерьлар. Сменалар республиканың 15 районындагы 45 авылда узачак һәм 7–17 яшьлек 3000гә якын бала һәм үсмерне колачлый.

Проект «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан өченче ел рәттән тормышка ашырыла. Узган ел лагерьлар 10 муниципаль берәмлекнең 30 авылында эшләде, анда 2000 гә якын бала катнашты.

Сменаларда балалар татар, удмурт, чуаш һәм мари халыклары мәдәнияте белән танышачак, мастер-классларда, экскурсияләрдә, милли уеннарда һәм ярышларда катнашачак. Программалар районга карап төрләнә:

  • Ютаза районы –  татар халык җыры, фетрдан һәм тиредән милли бизәкле брошь ясау буенча мастер-класслар.
  • Арча районы –  мультфильм карау һәм фикер алышу, Сабантуйда катнашу.
  • Мамадыш районы –  малайлар өчен «Көрәш» буенча мастер-класс, кызлар өчен татар милли биюе.
  • Апас районы –  чуаш баш киеме «масмак» ясау һәм чуваш милли ризыкларын әзерләү.

Сменалар Аксубай, Апас, Арча, Балтач, Биектау, Җәлил, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Спас, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы районнарында узачак.

Сменаларның кайсы авылларда узуы һәм тулырак программа белән «Алдынгылар хәрәкәте»нең район социаль челтәрләрендә танышырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ