Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде

Быелның сентябрь-ноябрь айларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче тапкыр Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде.

Олимпиаданың 2 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган беренче турында 47 уку йортыннан 609 студент катнашып, шуларның 221 е икенче турга узды. Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, Яр Чаллы политехник колледжында, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжында, Саба аграр колледжында, Балык Бистәсе агротехник техникумында, Г.Тукай исемендәге Казан педагогика көллиятендә, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә, Буа медицина училищесында белем алучы студентлар аеруча активлык күрсәтте.

Әлеге студентлар барысы да 13 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  олимпиаданың йомгаклау турында катнаштылар. Анда алар жюри әгъзаларына үз проект эшләрен тәкъдим итте, кыйммәтле бүләкләр өчен көч сынашты.

14 ноябрьдә 14.00 дә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (Татарстан ур., 2 йорт) Актлар залында олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ