Марат Әхмәтов Түбән Камадагы балалар экология-биология үзәге белән танышты
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Кама районына эш сәфәре барышында балалар экология-биология үзәге белән танышты.
Үзәктә быел «Сибур» компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелгән. Шулай ук заманча җиһазлар урнаштырылып, укучылар өчен 14 белем бирү киңлеге булдырылган. Алар арасында урманчылык, экомониторинг һәм биотехнология лабораторияләре, профильле сыйныфлар һәм медицина кабинеты бар.
Үзәкнең төп юнәлешләренең берсе — мәгърифәтчелек. Биредә лекцияләр, мастер-класслар, акцияләр һәм консультацияләр үткәрелә.
Марат Әхмәтов укучылар һәм педагоглар белән аралашты, үзәк коллективына алга таба уңышлар теләде.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар