Кукмараның күппрофильле лицее капиталь ремонттан соң ачылды
Кукмараның күппрофильле лицее капиталь төзекләндерүдән соң укучылар өчен ишекләрен ачты. Биредә яңартылган уку йортын ачуга багышланган тантана узды.
«Бүген сезнең өчен икеләтә бәйрәм — Белем көне һәм лицейның ачылышы. Без өченче объектны ачабыз. Кукмара – "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль программасы кысаларында иң күп объект төзекләндерелгән бердәнбер район», — дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Төзекләндерү нәтиҗәсендә лицей кабинетлары һәм гомуми кулланылыштагы бүлмәләр яңартылган, укучылар, укытучылар өчен уңайлы заманча шартлар тудырылган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар