V Казан глобаль яшьләр саммиты 26–30 августта Татарстанда узачак
26–30 августта Татарстанда V Казан глобаль яшьләр саммиты узачак. Анда 18–35 яшьлек яшь лидерлар, галимнәр һәм ИИ-белгечләр катнаша ала. Чарага 40 ка якын илдән (БРИКС, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Азия-Тын океан төбәге) 300 дән артык делегат киләчәк дип көтелә.
2026 елгы төп тема – «Глобаль үзгәрешләр чорында белем: тотрыклы үсеш өчен кадрлар». Ул җиде юнәлеш аша ачылачак: белемнең яңа архитектурасыннан алып киләчәк күнекмәләре, ИИ роле, традицион кыйммәтләр һәм үсеш мәйданы буларак шәһәрләргә кадәр.
Саммит программасында: карьера сессияләре, халыкара экспертлар белән ачык диалоглар, тәрбия, креатив икътисад турында дискуссияләр, белем бирү проектларының краш-тестлары һ.б. Кайбер чаралар алдан теркәлү буенча һәркем өчен ачык булачак.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы һәм КФУ. Партнерлар арасында — «Алдынгылар хәрәкәте», Яшьләр дипломатиясе академиясе һ.б.
Спикерлар арасында: Малайзия Яшьләр советы президенты Мохд Иззат Афифи Абдул Хамид, Гонконг университеты профессоры Нэнси Лоу, БМО Иреклеләр программасы вәкиле Сухроб Хошмухамедов, Superjob маркетинг җитәкчесе Алина Ходькина һ.б. экспертлар.
Катнашу өчен гаризалар 10 июньгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә.





Комментарийлар