Логотип Магариф уку
Цитата:

Венесуэлада мәгарифнең берләштерү көченә ышаналар

Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» форумында чыгыш ясаган  Венесуэланың Мәгариф эшләре буенча халык власте министры Йелитсе Сантаэлья Казан форумының әһәмиятен югары...

Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» форумында чыгыш ясаган  Венесуэланың Мәгариф эшләре буенча халык власте министры Йелитсе Сантаэлья Казан форумының әһәмиятен югары бәяләде. Бер үк вакытта ул АКШ тарафыннан мәгариф системасына аяк чалучы  берьяклы чикләүләрнең ни дәрәҗәдә зыян салуын аерып күрсәтте.Шуңа да карамастан алга барулары,  мәгарифтәге милли планнары  2022–2023 елларда  илнең яңарышын тәэмин итүне максат итеп куюлары, 1497 мәгариф үзәкләренең  хәзерге вакытта өзлексез режимда эшләве,   мәктәпләрнең   территориаль һәм социаль үсеш үзәкләренә әверелергә тиешлеге хакында бәян итте.
–Карашыбыз мәгариф системасына төбәлгән. Без АКШтан берьяклы гына хәбәрләр алабыз. Безгә укыту мөмкинлеген тыярга, ягъни белем алу хокукыннан мәхрүм итәргә тырышып карадылар. Венесуэлада  без  белем ала алмадык, шуңа күрә безнең күп кенә кешеләребез белемсез калды,  без үзебезнең балаларны укыта алмадык.  Хәзер балаларыбызның  93 проценты белем ала. Бу  – 8 млн укучы. Бүген алар 25 мең уку йортында бушлай, сыйфатлы белем ала.   Без аларга илебезнең университетларына, мәктәпләренә ирекле керү юлы ачабыз. Икенче яктан,  фидакяр укытучыларыбыз,  һәр көн аудиторияләргә кереп, безнең бөтен хәрәкәтләребезне хуплаган,  Венесуэланың  һәм мәгърифәт юлының бөеклеген  ассызыклаган Симон Боливарның патриотик идеяләрен җиткерәләр.  Ул без йөз тоткан маяк һәм безнең президентыбыз  Николас Мадуро шул юлны дәвам итә һәм икътисади үсешне тәэмин итү, Венесуэла  азат һәм кодрәтле булсын өчен барысын да эшли . Командир  Уго Чавес та шундый Венесуэла турында хыялланды, – дип, күңелендәгесе белән уртаклашты  һәм үз халкы исеменнән форумны оештыручыларга теләктәшлек күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде.
Шул рәвешле министр  бөтен дөньяга  ничек итеп   авырлыкларны җиңә барулары һәм мәгарифнең берләштерү көчен исбатлыйсы итте.
– Без тынычлык яратабыз. Һәм безнең яшәешебез  кешелекле. Моңа мәгариф аша гына ирешеп була.   Без үзебезнең стратегиядә яңа офыкларның сурәтен үзебез ясыйбыз һәм нәкъ менә шул Венесуэлага яңарырга мөмкинлек бирә, дип белдерде ул.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ