Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатын-кызлар өчен хәйрия ифтарлары узды

Мөслимәләр арасында популярлык казанган Fashion Iftar проектына быел 10 еллыгын билгеләп уза. Проектның җитәкчесе Җәннәт Минһаҗева 26 февраль көнне берьюлы 10 туклану ноктасында хәйрия ифтары оештырды.

Хәйрия ифтары балаларын ялгыз тәрбияләүче хатын — кыз аналар, студент кызлар һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен махсус оештырылды.

Хатын-кызлар аудиториясен сайлау очраклы түгел: нәкъ менә хатын-кызлар еш кына иң иң четереклесоциаль төркемгә керә. Гаилә, балаларныкайгыртуны еш кына хатын-кызлар җилкәсендә. Ифтар алар өчен шәһәр җәмәгатьчелеге һәм эшмәкәрләр тарафыннан ярдәм, хөрмәт һәм игътибар булып тора.

10 ел эчендә Fashion Iftar традицияләрне, заманны һәм татар үзенчәлеген берләштерүче әһәмиятле мәдәни вакыйгага гына түгел, ә хәйриячелек, меценатлык һәм үзара ярдәм мәдәниятен формалаштыручы социаль платформага да әверелде.

Юбилей хәйрия ифтары - берләшү һәм бизнесның катнашу культурасын һәм социаль җаваплылыкны үстерүгә керткән өлеше символы.

Автор фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ