Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбендә – ике көнлек «Сөмбелә»ле бәйрәм

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбендә укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практика узуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Беренчедән, биредә укучыларыбыз уку елы д...

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбендә укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практика узуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Беренчедән, биредә укучыларыбыз уку елы дәвамында алган теоретик белемнәрен эштә куллана; икенчедән, хезмәт тәрбиясенең никадәр әһәмиятле булуын бүгенге көн шартларында аеруча мөһим икәнлеген аңлап эш итәбез; өченчедән, күмәк эшчәнлек вакытында балалар башкаларның фикерен дә тыңларга, үзара килешеп эшләргә өйрәнә, аралашу күнекмәләренә ия була.

Ә инде октябрь аенда укучыларбызның яраткан бәйрәмнәре – «Сөмбелә» бәйрәмен үткәрәбез. Быел ул 20 – 21 октябрь көннәрендә уздырылды. Балалар бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнде: күргәзмә өчен төрле җирле материаллар, яшелчә, агач кисәкләре, аллы-гөлле көзге яфраклар кулланып, үзләренең идеяләрен яктырта торган композицияләр ясады, җырлы-биюле чыгышлар, рольгә кереп, скетчлар әзерләде.

Беренче көнне I – V сыйныф укучылары бәйрәм итте. Җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәткән укучыларны биология укытучысы Галия Гыймран кызы Нәбиуллина мактап телгә алып китте, аларга татлы бүләкләр өләште. Балалар үзләренең әзерләгән программаларын күрсәтте, халкыбызның милли уеннарын уйнады, укытучылары алып килгән тәмле алмалардан авыз итте.
Икенче көнне эстафетаны VI – XI сыйныфлар кабул итеп алды. Мәктәп директоры үз чыгышында авыл балаларының җәйге чордагы эшчәнлеге бик әһәмиятле булуын ассызыклады, бәйрәм белән котлап: «Авыл баласы икмәкнең агачта үсмәгәнен белергә тиеш», – дип тә искәртте. Татлы бүләкләр алганнан соң, укучыларның бәйрәме дәвам итте. Алар янына кунакка көз кызы – Сөмбелә дә килгән иде. Программа җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Ә инде алар үз иптәшләре башкаруында төрле күңелле сәхнә миниатюраларын аеруча яратып кабул итте.

Гөлия НӘБИУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең педагог-оештыручысы


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ