Яңа түләүгә гаризалар кабул ителә башлый
10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүгә гаризалар 15 июльдән кабул ителә.⠀Аны 6 яшьтән 18 яшькәчә балаларның әти-әниләре һәм 18-23 яшьлек, төп гомуми белем бирү программалары буенча...
10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүгә гаризалар 15 июльдән кабул ителә.
⠀
Аны 6 яшьтән 18 яшькәчә балаларның әти-әниләре һәм 18-23 яшьлек, төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ала алачак.
⠀
Гаризаларның күбесе автомат рәвештә формалаштырылган һәм дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетларына җибәрелгән. Түләү рәсмиләштерүне тәмамлау өчен, мәгълүматның актуальлеген тикшерергә һәм аны алга таба эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.
⠀
Түләүләр август аеннан башланачак. Акча гаризада күрсәтелгән счетка күчереләчәк.
Комментарийлар