Яңа уку елында Казандагы югары уку йортларында бюджет урыннары саны 3 меңгә арта
Яңа уку елында Татарстан башкаласындагы югары уку йортлары өстәмә 3 мең бюджет урыны ала, аларның гомуми саны 20 меңнән артачак. Нигездә, бюджет урыннары икътисадта ихтыяҗ булган инженер-техник белгеч...
Яңа уку елында Татарстан башкаласындагы югары уку йортлары өстәмә 3 мең бюджет урыны ала, аларның гомуми саны 20 меңнән артачак. Нигездә, бюджет урыннары икътисадта ихтыяҗ булган инженер-техник белгечлекләргә арта.
«Бюджет урыннары 3 меңнән дә күбрәккә арттырыла. Бу – безнең чыгарылыш укучылары өчен мөһим яңалык. Сәнәгать шәһәре буларак, Казан өчен урыннар нәкъ менә инженер-техник белгечлекләр буенча артуы аеруча кадерле», – диде эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Казан хакимияте техник һәм инженер һөнәрләренең әһәмиятен һәм ихтыяҗын яшь буынга мәктәптән үк җиткерә, дип өстәде ул.
Комментарийлар