Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь укытучыларның хезмәт хаклары арта

Татарстанда педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Өстәмә акчага хокукы булган педагогларның яшен 30 дан 35 яшькә кадәр күтәрделәр, шулай у...

Татарстанда педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Өстәмә акчага хокукы булган педагогларның яшен 30 дан 35 яшькә кадәр күтәрделәр, шулай ук акчаның күләме дә арттырылды, диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.
Өстәмә акчаның күләме 1 мең 111 сумнан 2 мең 510 сумга кадәр арткан. Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр ителә "Татар-информ" яңалыклар сайтында.
Педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү педагогик вазифада беренче өч ел өзлексез эшләү дәвамында эшкә урнашкан көннән билгеләнә. Түләүне билгеләү, туктату, озайту турындагы карар оешма боерыгы белән раслана.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ