«Яшел бишек–2022» конкурсы җиңүчеләре билгеле
Ярты елдан артыкка сузылган «Яшел бишек–2022» конкурсына мәртәбәле жюри, ниһаять, йомгак ясап, җиңүчеләрне ачыклады. Әлбәттә, аларны билгеләү бик үк җиңелләрдән булмады: шактый гына кызу бәхәсләр дә к...
Ярты елдан артыкка сузылган «Яшел бишек–2022» конкурсына мәртәбәле жюри, ниһаять, йомгак ясап, җиңүчеләрне ачыклады. Әлбәттә, аларны билгеләү бик үк җиңелләрдән булмады: шактый гына кызу бәхәсләр дә кузгатты. Шулай да ахырда уртак фикергә киленде. Күпләрегез инде күптәннән бишьеллык тарихы булган «Яшел бишек» бәйгесенең быелгы җиңүчеләренең кемнәр булуын белүе белән яшидер.
Жюри, «Яшел бишек–2022» конкурсына җентекле анализ ясаганнан соң, аерым номинацияләр буенча түбәндәге авторларны абсолют җиңүчеләр дип тапты:
«Табигать белеме» номинациясендә җиңүче – Балтачтагы 5 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе Фәридә Фирдәвес кызы ХАФИЗОВА. «Туган ягым – Балтачым» дигән язмасы өчен.
«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясендә җиңүче – Чүпрәле районы Шланга урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Фәүзелҗан кызы ХӘЛИЛОВА. «Экологик сукмак буйлап» дигән язмасы өчен.
«Экология» номинациясендә җиңүче – Мөслим гимназиясенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Кәшбетдин кызы ХӘСӘНОВА. «Кызыл китап табигатебезне сакларга чакыра» дигән язмасы өчен.
«Биология» номинациясендә җиңүче – Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм химия укытучысы Ләйсән Фәргать кызы ГАНИЕВА. «Мәктәп яны тәҗрибә бакчасы – иҗат лабораториясе ул» дигән язмасы өчен.
«География» номинациясендә җиңүче – Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиянең югары квалификация категорияле география укытучысы Линар Бәдретдин улы ЗИННӘТУЛЛИН. 6 нчы сыйныфта географиядән «Коры җир сулары һәм елгалар» дигән темага дәрес эшкәртмәсе өчен.
Жюри рәисе – педагогика фәннәре докторы Җәүдәт ага Хөсәеновның әлеге конкурс йомгакларына багышланган тәфсилле язмасы белән «Мәгариф» журналының ноябрь саныннан укып таныша алачаксыз. Шул ук санда шулай ук, конкурска алынган иң яхшы язмаларны туплап, 25 битлек тупланма-презентация дә тәкъдим ителәчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар