Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәндә «Елның беренче сыйныф укучысы» бәйгесе узган

Яшел Үзәндә Елның беренче сыйныф укучысын билгеләделәр. Елның беренче сыйныф укучысы А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейдан Никита Скворцов булды. Быел шәһәр һәм районнан 14 мәктәп катнашты. Районны Ва...

Яшел Үзәндә Елның беренче сыйныф укучысын билгеләделәр. Елның беренче сыйныф укучысы А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейдан Никита Скворцов булды. Быел шәһәр һәм районнан 14 мәктәп катнашты. Районны Васильево, Осиново һәм Карамалы Тау мәктәпләре тәкъдим итте. Бәйге визитка, интеллектуаль этап, иҗади этапта уза. Бәйге Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.
Барлык балалар да визиткалар һәм кызыклы иҗади номерлар күрсәтте. Җырлар, биюләр, нәфис гимнастика һәм хәтта химик тәҗрибәләр дә бар иде, диелә хәбәрдә. «Елның беренче сыйныф укучысы» бәйгесе 22 нче тапкыр үткәрелә.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ