Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучы Йолдыз Шәрәпова белән балалар очрашуы

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган,...

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә.
Буа шәһәренең катнаш төрдәге «Кояшкай» балалар бакчасында шушы хәзинәне үзенең туган халкына бүләк иткән танылган язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш һәм «Бәллүр каләм» премияләре лауреаты Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова кунакта булды.


Озак еллар журналистикада эшләп, дәрәҗәле исемнәр алган Йолдыз апа Шәрәпова үзенең китаплары, шигырләре, гомумән иҗаты белән таныштырды, кичәдә катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Очрашу җыр, сәхнәләштерелгән шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Йолдыз Шараповага багышлап китап һәм рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Чара тәмамлангач та, әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм балалар таралырга ашыкмады, хисләргә бирелеп, үзара фикер алышып утырды. Кичә барысына да бик ошады.
Энҗе ӘБҮЗАРОВА,

«Кояшкай» балалар бакчасы мөдире

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ