Логотип Магариф уку
Цитата:

«Эколидер» Шәтке мәктәбе

Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, кайчандыр үзем эшләгән Теләче районы Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич Ибушевка шалтыратып алдым. Гаилә, туганнарның хәлләрен белешкәч, әлбәттә. сөйләшү...

Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, кайчандыр үзем эшләгән Теләче районы Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич Ибушевка шалтыратып алдым. Гаилә, туганнарның хәлләрен белешкәч, әлбәттә. сөйләшү мәктәп темасына кереп китә безнең. Сүз уңаеннан гына эш нәтиҗәләрен дә әйтеп куйды ул.

Бу мәктәп яшь буынга экологик тәрбия бирү буенча зур эшләр башкара. Биредә ел саен фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла. Укытучыларның үзара тәҗрибә уртаклашу, укучыларны эзләнү эшенә тарту урыны ул – Шәтке мәктәбе. Галимнәр, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән очрашулар да еш уздырыла биредә. Экологик түгәрәкләр, яшь натуралистлар эшчәнлеге, экологик сукмак булдырылган мәктәпнең башка конкурсларда да үзен күрсәтү мөмкинлеге зур. Шуларның берсе – «Эколидер» республика конкурсы.

Әле яңарак кына  2021елгы эш нәтиҗәләре буенча бу мәктәпнең республикада I урынга чыгуы билгеле булган. Әлеге мәктәпне, аның директоры – Татарстанның атказанган укытучысы, белгечлеге буенча география укытучысы, экологик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән Александр Алекссеевич Ибушевны, мәктәп коллективын әлеге зур җиңүләре белән котлыйм. Алга таба да куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күрергә язсын.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ