Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәй районының «Йолдызлык» лагере өченче сменага егетләрне һәм кызларны кабул итте

Зәй районының «Йолдызлык» лагере өченче сменага егетләр-кызларны кабул итте. Бу сменада ял итүче 126 бала каникулларын кызыклы hәм файдалы итеп үткәрәләр. Смена ачылышында Зәй районы башлыгы Разиф Кәр...

Зәй районының «Йолдызлык» лагере өченче сменага егетләр-кызларны кабул итте. Бу сменада ял итүче 126 бала каникулларын кызыклы hәм файдалы итеп үткәрәләр. Смена ачылышында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов үзе катнашты, балаларга күнелле яллар теләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
«Сезнең ялларның ничек узуы – hәрвакыт безнең игътибар үзәгендә. 21 көн дәвамында ял итеп, яңа уку елына көч туплап кайтуыгызны телим. Биредә ял итү өчен бөтен шартлар да бар, бик яхшы оештырылган», – диде Разиф Кәримов.
Лагерьның өченче сменасында каратистлар да ял итә. Бу ял аларның яңа сезонга әзерлек этабы булып тора. Ял программасыннан тыш, атнага өч тапкыр аларның тренировкалары да уза. Янгын күзәтчелеге хезмәте лагерьда ял итүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янәдән искә төшерде. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре беренче медицина ярдәме кирәк булган очраклар турында сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ