Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәйдә Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференция булып узды

Таҗетдин Ялчыгол турында күпләрегезнең белмәве дә бар. Ә менә Кама аръягы төбәге, бигрәк тә Зәй районы халкы аның мирасын, исемен популярлаштыру юнәлешендә күпләрне көнләштерерлек чаралар оештырып мәш...

Таҗетдин Ялчыгол турында күпләрегезнең белмәве дә бар. Ә менә Кама аръягы төбәге, бигрәк тә Зәй районы халкы аның мирасын, исемен популярлаштыру юнәлешендә күпләрне көнләштерерлек чаралар оештырып мәш килә. Чөнки Таҗетдин Ялчыгол – моңа бик тә лаек шәхес. Ул 1768 елда хәзерге Азнакай районының Чалпы авылында туган. Башлангыч белемне әтисеннән алганнан соң, Каргалы мәдрәсәсендә, Әстерхан төбәгендә, Дагстанның Җаксай шәһәрендә гыйлем эстәгән. Мамадыш өязенең Кече Сон, Минзәлә өязенең Җирекле, Кызыл Чапчак (хәзерге Түбән Кама районы), Мәлем (хәзерге Зәй районы) авылларында балалар укыткан, табиблык иткән, әдәби иҗат белән шөгыльләнгән. Т.Ялчыгол – үз заманы өчен шактый мәгълүм , тарихчы, язучы, педагог, татарлар өчен абызлар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе булган.

Менә инде шуңа да җиденче ел рәттән Зәй шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә язучы, дин эшлеклесе, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол исемендәге фәнни-гамәли конференция уздырыла. Башка елларда ул төбәкара статусында үткәрелсә, быел республикакүләм дәрәҗәдә узды. Конференцияне гамәлгә куючылар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Зәй районы мәгариф идарәсе, Зәй каласындагы аерым фәннәр тирәнтен укытыла торган 7 нче урта мәктәбе иде.
Әлеге конференция эшендә 4 – 11 нче сыйныф укучылары үз эзләнүләре белән катнашты, шулай ук укытучылар өчен дә Таҗетдин Ялчыголның мирасын тәрбия эшендә куллану тәҗрибәсенә багышланган секция эшләде. Укучылар үзләренең эзләнү эшләре һәм проектлары белән «Халкымның гореф-гадәтләре, йолалары», «Хезмәт иясе – хөрмәт иясе», «Туган җиргә гашыйк күптәннән» дигән секцияләрдә чыгыш ясады. Конференция, ЗООМ аша булса да, бик оешкан төстә узды. Оештыручылар бик нык тырышлык куйдылар. Һәр минут исәпләнгән, катнашучылар алдан кисәтелгән иде. Һәркайсыбыз ничәдә чыгыш ясыйсыбызны белеп тора идек.
Безнең мәктәп тә бу чарадан читтә калмады. Калырга ярамый да иде. Ник дигәндә, Т.Ялчыгол районыбызның Кече Сон мәдрәсәсендә дә укытучылык иткән шәхес бит. 8 нче сыйныф укучысы Әдилә Мөхәммәтшина үзенең меценат-эшмәкәр бертуган Юнысовларга багышланган фәнни-тикшеренү эше белән катнашты. Комиссия, аның эшен югары бәяләп, беренче урынга лаек дип тапты.
Бу чараны уздыручыларга зур рәхмәт әйтеп, аның тагын да дәвамлы булуын теләп каласы килә.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ