Земфира Шәрипова: «Бер әкиятне язар өчен йөз кешене сораштырырга кирәк...»
Төмән өлкәсендә Земфира Шәрипова турында белмәгән кеше сирәктер
Күпкырлы талант иясе, язучы, фольклорчы, этнограф, экскурсовод, җәмәгать эшлеклесе бүген эшкә җигелеп, һәр минутын санап, кадерен белеп яши кебек. Земфира күптән түгел үзенең өр-яңа китабын презентацияләде. «Себер татарларының әкиятләре һәм легендалары» дип атала ул. Бу китапны дөньяга чыгару өчен, бер ел гына түгел, хәтта ике ел да түгел, 15 ел вакыт кирәк булган. Шик юк, Земфираның әкиятләре татар дөньясына таралыр, үз укучыларын табар. Ә менә аның китапны чыгару өчен материал туплау елларын, мизгелләрен тыңласаң, үзе турында да китап язарлык.
Унбиш ел себер татарларының фольклорын, мәдәниятен өйрәнү өчен йөздән артык себер татар авылларында булып, 400дән артык кешедән сораштыру үткәргән. Кайбер авылларга бару юлы катлаулы булу аркасында, кыю Земфирага төрле транспортта хәрәкәт итәргә туры килгән. Көймәсендә дә йөзгән, атка да утырган, снегоходларга, вездеходларга утырып авылдан авылга йөреп халыктан, гади кешеләрдән тарихи мирас туплаган.
Земфира беренче фольклор экспедицияләрен туганнарыннан, таныш авыллардан башлаган. Аннан соң сәяхәт географиясен киңәйткән. «Иң романтикалы транспорт чарасы «Заря» теплоходы иде. Әкрен генә йөзүче теплоходтан үзебезнең җиребезне матурылыгына сокланып сәяхәт иттем. Нәкъ менә монда минем ата-бабаларымның ярты гомере үткән. Иртышта балык тоттык, яр буеннан үләннәр җыйдык, ком белән савыт-саба юдык, су коендык, ял иттек, җырадык, әкиятләр һәм риваятьләр сөйләделәр... Мин аларны ишетү бәхетенә ирештем», дип сөйләде кызык иҗат юлы турында.
Дөнья булгач, агы да карасы да була: Земфира сәяхәт вакытында төрле хәлләргә юлыккан. Кырык градус салкыннан яки киресенчә эсседән курыкмыйча, максатына таба барган. Төрле кешеләр очраган.
«Күпчелек кешеләр мине бик ачык йөз, ипи тоз белән каршы алды, сорауларга теләп җавап бирделәр. Әмма иҗади эзләнү юлында мин ялганчы кешегә санаучылар белән дә очраштым, истә калмады, берни белмибез дип кире борып чыгаручылар да булды. Зыян юк, түзәрлек. Әкият жанры ул бик сирәк жанр. Бер әкият турында белер өчен, йөз кешене сораштырырга кирәк. Башка жанрлар, фольклор алар җиңелрәк өйрәнелә. Әкиятне өйрәнгәндә өстән генә сөйләүчеләр дә була, үзеңнең иҗади фантазияңне җигәргә туры килә. Легендаларны туплаганда шундый проблемалар килеп туа. һәркем аны төрлечә сөйләргә мөмкин. Ә миңа аларны укучыга кызыклы булсын, дөреслеккә туры китереп ялгар өчен иҗади караш кирәк булды», дип искә төшерә ул эзләнүләре турында.
Егерме җиде әкиятне, ундүрт легенданы үз эченә сыйдырган китап авторның җиденче китабы булып дөнья күргән. Аның китаплары Тубыл район мәдәният үзәге тарафыннан дүрт районга: Тубыл, Уват, Яркәү һәм Вагай районнарына таратылган. Көз аенда ул «Себер ҡәсинә. Сибирская сокровищница. Культура сибирских татар» китабының өченче басмасын әзерли башларга планлаштыра. Ә җәй аенда сылк Тубыл кызы Сүзге ханбикәсе образына кереп, туристларны каршы алырга әзерләнә.
Земфира Шәрипова фольклорчы, җәмагать эшлеклесе буларак үз уңышын, туган җирендә яшәүчеләрне, балаларны мәдәният аша дуслаштыру, берләштерүдә күрә.
Фотолар Земфира Шәрипова архивыннан
Комментарийлар