"Зур тәнәфес"тә- зур мөмкинлекләр
Әгерҗе районы мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге 3 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында сәләтле балалар белән "Большая перемена" Бөтенроссия марафоны кысаларында проектлар эшләү буенча әлег...
Әгерҗе районы мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге 3 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында сәләтле балалар белән "Большая перемена" Бөтенроссия марафоны кысаларында проектлар эшләү буенча әлеге конкурста ике тапкыр җиңү яулаган Никита Филиппов катнашында осталык дәресе уздырды. Никита әлеге конкурста җиңеп берсендә 200 мең, икенчесендә 1 млн сумлык грант откан. Әгерҗе 4 нче урта гомумбелем мәктәбен тәмамлаган егет хәзерге вакытта РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә белем ала.
Никитаның уңышлары моның белән генә чикләнми. Шул ук вакытта ул "История местного самоуправления моего края" дип аталган V Бөтенроссия һәм "Старт в науке" XI Халыкара конкурсларындв җиңү яулаган. 2022 елның сентябреннән ул инде Россия Дәүләт думасы каршындагы Яшьләр парламенты аппараты әгъзасы.
- Мондый уңышларга ирешү бик җиңел генә булмады. Мин һәрдаим укытучыларымның, мәгариф идарәсе җитәкчеләренең, белгечләренең ярдәмен тойдым. Аеруча әнием, әбием, укытучы-остаз Камалова Ирина Ирековнаның роле зур булды. Алар һәрвакыт миңа зур ышаныч багладылар. "Большая перемена" – ул һәр үсмергә үзенең мөмкинлекләрен, көчле якларын күрсәтергә ярдәм итүче колачлы проект. Бәйгедә катнашып үзләштергән белемнәрем миңа әле булса ярдәм итә, – ди Никита.
Осталык дәресендә Әгерҗе районының 15 мәктәбеннән 60 лап бала катнашты һәм үзләрен кейслар чишүдә, проектлар эшләүдә сынады. Командада эшләү үзенчәлекләре, үзүсеш һәм бүгенге көн проблемалары да читтә калмады.

Комментарийлар